«ЯЛКЫН» журналы сәхифәләргә бик бай. Заман яшьләренең шигъри дөнясына керәм әле.
«ЯЛКЫН», V — 2023, ( 46нчы бит )
* ЯТ ХИСЛӘР *
Ят хисләр, чит хисләр
Күңелгә керә бит.
Йөрәгем уйнаклый —
Бар дөнья күрә бит.

 

Чакырмыйм, эзләмим —
Ул үзе килә бит.
Ни хикмәт?! Ул мине
Таба бит, белә бит.

 

Көзгегә еш карыйм,
Елмая күзләрем.
Ул хисләр бик сәер
Тота бит үзләрен.

 

Ят хисләр, чит хисләр
Уемны бөтерә,
Йомры фикерне
Чуалтып бетерә;
Ниндидер билгесез
Дөньяга китерә…
Гөльяр Шәемова