Читать полностью в источнике

«СОлНЦе» мәктәбенең тарих укытучысы Фәрит Нигамедзинов мәктәп мөдире Павел Шмаковны җинаять җаваплылыгына тартуны, эшеннән алуны сорап, прокуратурага ике гариза язган. Укытучы өченчесен дә язачагын һәм анда Шмаковның Русия хезмәт кодексын бозуы турында бәян итәчәген белдерде.

Фәрит Нигамедзинов Татарстан прокуратурасына һәм тикшерү комитетына беренче гаризасын мәктәптәге укытучылар һәм укучыларның әти-әниләре исеменнән язган. Ул анда «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаковны сигез пункт нигезендә тикшерүне сорый. Кыскача гына алганда, түбәндәге гаепләүләр белдерелә:

  1. Мәктәптә түгәрәкләр алып баручы укытучыларның күбесе рәсми рәвештә эшләми, медицина тикшерүе дә үтмәгәннәр, хезмәт килешүе төзелмәгән, хезмәт хакын да кулга гына алалар;
  2. Мәктәп мөдире ашханәдән ризык урлауда катнаша;
  3. Түгәрәкләр алып баручы күп укытучыларга хезмәт хакы түләнми;
  4. Шмаков коронавирус белән авырды, әмма өч атналык карантинны узмады, битлек кию режимын да үтәми;
  5. Татар телен яклавы Татарстанның һәм Казан шәһәренең рәсми хакимияте каршында индульгенциягә сәбәп булды һәм ул канун кысаларыннан чыгып муниципаль мәктәпне шәхси мәктәпкә әйләндерде. Башлангыч белем Русия мәгариф надзоры тарафыннан бирелергә тиешле лицензиясез алып барыла;
  6. Ул экстремистик җәмәгатьчелек – Татар иҗтимагый үзәге оешмасының (ТИҮ мәхкәмәдә экстремистик оешма дип бәяләнмәде — ред.) актив катнашучысы һәм аның лидеры, психик авыру Фәрит Зәкиевнең (Фәрит Зәкиевнең психик авыру диагнозы юк — редякыны;
  7. Мөдир үз урынбасары А.Маргулис һәм укытучы А.Абросимов белән мәктәптә хәмер эчте;
  8. Мәктәпнең хәйрия фонды белән ул үзе генә идарә итә.